Вход

Милли ижтимагый - сэяси хэрэкэт (февраль-октябрь 1917 ел).

Рекомендуемая категория для самостоятельной подготовки:
Реферат*
Код 321175
Дата создания 08 июля 2013
Страниц 20
Мы сможем обработать ваш заказ (!) 22 апреля в 12:00 [мск]
Файлы будут доступны для скачивания только после обработки заказа.
910руб.
КУПИТЬ

Содержание

Кереш
1.Башлангыч с?яси х?р?к?тл?р 1917нче елда
2. Съездны? барышы ??м карарлары.
Йомгак
Файдаланылган чыганаклар ??м ?д?бият исемлеге

Введение

Милли ижтимагый - сэяси хэрэкэт (февраль-октябрь 1917 ел).

Фрагмент работы для ознакомления

1) гражданлык,
2) инсаният,
3) татарлык.
Аның фикеренчә, инсаният ягыннан караганда, бу сугыш дөрес түгел. “Читләргә һөҗүм ярамый “, - ди ул. “Гражданлык җәһәтеннән ярамаганын тарихи көннәр күрсәтте. Татарлык ягыннан караганда дошманлыктан башка нәтиҗәсе юк”, - дип сүзен дәвам итә28.
Х. Мөхетдинов эшче һәм солдат депутатларының бу хакта чыгарачак карары белән танышу өчен ике вәкил җибәрик, дигән теләк белдерә.Әлеге теләк кабул ителә һәм ике вәкил сайлана.
Съезд барышында ике юнәлеш барлыгы ачыклана:
1) прогрессив,
2) реакцион.
Бу бигрәк тә сугыш мәсьәләсен хәл иткәндә күренә. Берәүләр Вакытлы хөкүмәт сәясәтен яклап чыкса, икенчеләр тәнкыйтьлиләр, сугышның бетерелүен һәм тынычлык урнашуын телиләр29.
Мәскәүдә уздырылачак I Бөтенрусия съездына үзләреннән ун вәкил җибәрүләренә каршы чыгучылар да табыла. Шундыйларның берсе – Ф. Туктаров. Ул укытучылар съездына вак бер эш итеп кенә карый. Ф. Туктаров бу эше белән мәҗлеснең ризасызлыгын уята. Мәҗлес матбугат аркылы протест бирергә карар кыла30.
25 апрель мәҗлесендә Нургали Нәдиев съездның уставы белән таныштыра. Уставның “Русиядәге төрек-татар укытучылар берлеге” дигән исеме күпләр тарафыннан ризасызлык уята. Бик озак киңәшкәннән соң “Русиядәге мөселман укытучылар берлеге” дип үзгәртелә.
Уставтагы “Милли бөтенлегебезне саклау юлында” дигән җөмлә дә бик күп ыгы-зыгы китереп чыгара. “Милли-дини”, “милли” дип үзгәртергә тәкъдим итәләр. Касыйм хәзрәт “милли-дини” булсын дигәч, бу теләк кабул ителә31.
Эшчеләр белән берләшү турындагы маддә укылгач зур тавыш чыга. Сәбәбе: эшчеләр забастовка ясаган вакытта укытучыларга да катнашырга туры киләчәк. Бу, үз чиратында, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту эшләренә зур зыян китерәчәк, забастовка вакытында укытуны туктатырга туры киләчәк. Әлбәттә, эшчеләр белән укытучыларның берләшүен яклап чыгучылар да табыла. Ике якның да фикерен тыңлагач әлеге маддә төшереп калдырыла32.
Казанда укытучыларның мәркәз бюросы төзелә. Аның ун әгъзадан торырга тиешлеген хәбәр итәләр. Әлегә вакытлыча гына әгъзалар сайларга карар бирелә. Аларга хезмәт хакы билгеләү турында фикерләр тагын аерыла. Кенәзкиев, берничә мең сум акча билгелик тә, алар үзара бүлешерләр, ди. Нәдиев сәркатиб белән рәискә күбрәк хезмәт хакы бирү яклы. Г. Гобәйдуллин белән Г. Шнаси һәрберсенә тигез итеп бүлүне тәкъдим итәләр. Һәрберсенә йөз иллешәр сум хезмәт хакы түләү турында карар кабул ителә33.
Яшерен тавыш бирү юлы белән түбәндәге кешеләр мәркәз бюрога әгъза итеп сайлана:
1) Фатыйма Дәүләткилдиева (иң күп таыш җыючы),
2) Габдулла Шнаси,
3) Газиз Гобәйдуллин,
4) Әхмәтҗан Мостафин,
5) Нургали Нәдиев,
6) Шәйхулла Кенәзкиев,
7) Мөхетдин Корбангалиев,
8) Шәһәр Шәриф,
9) Хатиб Мөхетдинов,
10) Борһан Хәбиб.
Аларга кандидат итеп
1) Исхак Рәхмәтуллин,
2) Мәрьям Акимбетова,
3) Мәрьям Мөштәриева,
4) Мәрьям Мәрәдимова,
5) Мансур Ишмаевлар сайлана34.
Съездда мәктәп-мәдрәсә мәсьәләләре дә игътибарсыз калмый, әлбәттә. Дини мәктәпләр мәсьәләсе аеруча зур шау-шу тудыра. Күпчелек вәкилләр мәктәпләрнең диннән аерылуына каршы чыга35.
Г. Гобәйдуллин үз чыгышында алда әйтелгән фикерне күәтли. Ул, дини мәктәпләр хөкүмәттән аерылмаса да ярый, ди36.
Дини мәктәпләр руханилар идарәсенә бирелергә тиеш дигән карар кабул ителә. Аларны тикшерүче махсус орган булган. Әлеге мәктәпләрнең мөдирләре зыялы халык тарфыннан сайлап куела. Урта мәктәпләрне бетергән шәкертләр имтихансыз имамлык дәрәҗәсе алу өчен укырга керә алганнар. Дини мәктәпләр бер имам кулы астында булмаска тиеш дигән фикергә киләләр. Нәшрият эше, мәктәпләр өчен кирәкле китаплар таратуны бюрога тапшыралар37.
Педагогия-тәрбия турындагы хезмәтләрне бастыру, чит телдән тәрҗемә итү, моның өчен акча табу кебек эшләр дә бюрога йөкләтелә38.
Бюроның эшләре күбәеп киткән очракта читтән ярдәмче әгъзалар чакыру да карала. Мәркәз бюрога рәис итеп Габделгазиз Гобәйдуллинны сайлыйлар. Аның ярдәмчесе итеп Фатыйма Дәүләткилдиева, сәркатиблеккә Нургали Нәдиев билгеләнә39.
Бөтенрусия мөселман укытучыларының I съезды нигездә оештыру мәсьәләләренә игътибар итә. Түбәндәге карарлар кабул ителә (документтагыча бирелә):
1. Укытучылар берлеге өчен Казан тәгаен ителә.
2. Русия хөкүмәтенең ысул идарәсе федератив булсын.
3. Урта Русия җөмһүрияте өчен экстерриториаль автономия булсын.
4. Сугыш сафында, тылда һәм оборонадагы мөселман укытучылар хәзердән үк азат ителсен.
5. Сугыш бетсен, бөтен милләтләрнең хокуклары тәэмин ителгәнгә кадәр корал ташланмасын1.
1917 елның 27 апрелендә I Бөтенрусия мөселман укытучылары съезды ябыла. Килгән вәкилләр шат күңел, күтәренке рух белән таралышалар.
Гомумән, I Бөтенрусия мөселман укытучылары съезды игътибарын күбрәк оештыру эшләренә юнәлтә. Ул укытучыларны кузгатып җибәрә, аларның активлыгын арттыра. Әлеге съезддан соң урыннарда җыелышлар, съездлар уздырыла. Аларның максаты булып укытучыларның хокукларын арттыру, мәгарифне үстерү тора.
Йомгак
Менә бу корылтай (съезд) фикерлэре:
а) Мөселаман милләтләренең мәнфәгатҗләрен тәэмин итү иң уңайлы идарә ысулы –милли федерация һәм территория нигезендә төзелгән, һәм дә билгеле бер территориялэре булмаган кавемнәр өчен милли-мәдәни автономияне дә ныгытучы халык җөмһүриятедер.
б) Руссиядә яшәгән мөселман милләтләренең бөтен дини һәм мәдәни мәсьәләләрен даими рәвештә алып бару һәм мөселманнарның берлек буларак хәрәкәт итүләрен ныгыту максаты белән Гомумрусия мөселманныры өчен законнар чыгару хакына ия булган бер үзәк оешма барлыкка китерелер. Оешманың шәкеле,төзелеше һәм үзенчәлекләре исә бөтен мохтариятлы өлкәләрдән чакырылган вәкилләрнең Оештыручы Мәҗлесе тарифыннан расланыр.
I Бөтенрусия мөселман укытучылары съезды 1917 елның 20-27 апрелендә Казан шәһәрендә уза. Съездның төп максаты итеп Русия мөселман укытучыларының бердәм союзын төзү тора.
Съездның иң төп карарларының берсе булып Мәскәүдә уздырылачак I Бөтенрусия мөселман укытучылары съездына делегатлар сайлау тора. Түбәндәге кешеләрне вәкил итеп җибәрергә карар кылына:
1) Газиз Гобәйдуллин,
2) Фатыйма Дәүләткилдиева,
3) Мөхетдин Корбангалиев,
4) Әхмәтҗан Мостафин,
5) Габдулла Шнаси,
6) Шәбих Кенәзкиев,
7) Мәрьям Мөштәриева,
8) Сәлах Камал,
9) Мәрьям Мәрдәнова,
10) Гыйльминур Нугаева.
Әлеге вәкилләр белән бергә үз акчаларына барырга теләүче кешеләр дә табыла. Аларга съездга барырга рөхсәт бирәләр.
Съездда “Кемнәр тавыш бирергә хаклы” булу мәсьәләсе тикшерелә. Моннан соң докладаларны бастыруны мәҗбүри куялар.
Сугыш сафында, тылда һәм оборонадагы мөселман укытучыларын азат итү турында күп фикерләр әйтелә.
Русия мөселман укытучылар берлеге төзү турында карар кабул ителә. Казанда укытучыларның мәркәз бюросы төзелә.
Рәисе: Г. Гобәйдуллин.
Ярдәмчесе: Ф. Дәүләткилдиева.
Сәркатибе: Нургали Нәдиев.

Список литературы


I Чыганаклар
1.Б?тен Русияд?ге м?галлим-м?галлим?л?р в? учитель-учительницалар дикъкатен?! // Йолдыз. – 1917. – 22 март.
2.Казандагы м?галлимн?р ??мгыятенн?н. // Йолдыз. – 1917. – 29 март.
3.Казандагы татар укытучылар ??мгыятенн?н. // Кояш. – 1917. – 13 апрель.
4. С?бханколый К. Укытучылар съезды. // Йолдыз. – 1917. – 3 май.
5.С?бханколый К. Укытучылар съезды. // Йолдыз. – 1917. – 5 май.
6.Укытучылар съезды. // Йолдыз. – 1917. – 26 апрель.
7.Юлдаш К. Укытучылар съезды. // С?ембик?. – 1917. – №12. – 177-179 б.
8.Юлдаш К. Укытучылар съезды. // С?ембик?. – 1917. – №13. – 203-206 б.
9.Юлчы. Укытучылар съезды // Кояш. – 1917. – 25 апрель.
10.Юлчы. Укытучылар съезды // Кояш. – 1917. – 30 апрель.

II ?д?бият
а) рус теленд?:
1.Махмутова А.Х. Лишь тебе, народ, служенье! – Казань: Магариф, 2003. – 455 с.
2.Мухарямов М.К. Первые шаги культурной революции в Татарстане (октябрь 1917 – июль 1918 гг.) // Татария в период Ве-ликого Октября. – Казань, 1970. – С. 5-31.
3.Тутаев М.З. Октябрь и просвещение. – Казань, 1970. – 444 с.
4.Хабутдинов А.Ю. Татарское общественное движение в досоветский период: 1900-1918 гг. в 2-х частях. – Казань: Изд-во Каз. ун-та, 1977. – часть 1. – 62 с.
5.Хайрутдинов Р.Г. Осуществление Коммунистической пар-тией ленинской программы по национальному вопросу в 1917-1920 гг. – Казань: Изд-во Каз. ун-та. – 1976. – 248 с.
6.Хайрутдинов Р.Г. Трудное возрождение. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1992. – 184 с.
7.Хасанов К.К. Формирование татарской буржуазной нации. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1977. – 372 с.

б) татар теленд?:
1.Биктимерова Т.?. Татар хатын-кызлары м?гъриф?т юлында. – Казан: Печатный двор, 2002. – 140 б.
2.Д??л?т Н. Русия т?ркил?рене? милли к?р?ш тарихы (1905-1917). – Казан, 1988. – 400 б.
3.Та?иров И. Гасырлар чатында. – Казан: ООО Мастер Лайн н?шрияты, 1988. – 474 б.
4.Та?иров И. Б?йсезлек баскычлары. – Казан: Тат. кит. н?шр., 1994. – 300 б.
5.Баттал Г. Казан т?ркил?ре.- Казан: Тат. кит. н?шр., 1996. – 190 б.
Очень похожие работы
Пожалуйста, внимательно изучайте содержание и фрагменты работы. Деньги за приобретённые готовые работы по причине несоответствия данной работы вашим требованиям или её уникальности не возвращаются.
* Категория работы носит оценочный характер в соответствии с качественными и количественными параметрами предоставляемого материала. Данный материал ни целиком, ни любая из его частей не является готовым научным трудом, выпускной квалификационной работой, научным докладом или иной работой, предусмотренной государственной системой научной аттестации или необходимой для прохождения промежуточной или итоговой аттестации. Данный материал представляет собой субъективный результат обработки, структурирования и форматирования собранной его автором информации и предназначен, прежде всего, для использования в качестве источника для самостоятельной подготовки работы указанной тематики.
bmt: 0.00414
© Рефератбанк, 2002 - 2024